Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары башланып китте
Кама Тамагы районының Затон бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары башланып китте.
«Əлеге семинар пьесалар уку белән бергә драматурглар өчен аралашу да булып тора. Әлеге семинарны алга таба да уздырырга планлаштырабыз. Чөнки монда укылган пьесалар чыннан да куела. Бу инде семинарның уңышы турында сөйли», – дип башлап җибәрде Ркаил Зәйдулла семинарны.
Семинар флагын актив катнашучы Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссеры һәм артисты Рөстәм Галиев күтәрде.
Семинарда режиссерлардан Рамил Фазлыев, Лилия Əхмәтова, Гөлназ Минкина һәм Рөстәм Галиев катнаша.
Драматурглардан Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Халисә Мөдәррисова, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Салават Юзеев, Гөлүсә Батталова һәм башкалар бар.
Семинар дәвамында алты пьеса укылачак.