Миңнеханов Нефть-газ химиясе форумында: Ислам финанслары базары перспективалы булып кала
Ислам финанслау системасына ярдәм итү нәтиҗәсендә Россия өчен зур базарлар перспективалары ачыла. Бу хакта Татарстан нефть-газ химиясе форумында эшлекле иртәнге ашта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Безгә Ислам банкингы юнәлешендә ярдәм күрсәтүләре мөһим. Безне яхшы кабул итә торган җирдә яңа партнерлар эзләргә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Безнең илдә Ислам финанслары кебек инструмент зур үсеш потенциалына ия, әмма әле фәнни-мәгариф һәм тикшеренү үзәкләре белән зур эш башкарасы бар, дип саный Татарстан Рәисе.
Шул ук вакытта импортны алмаштыру турында да уйларга кирәк, дип өстәде Саха (Якутия) Республикасы башлыгы, РФ Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Айсен Николаев.
«Санкцияләр чоры башлангач, без күп кенә көнбатыш «партнерларыбызның» проектларны ташлап китеп баруын күрдек. Без мондый хәлгә юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә бүгенге көндә бөтен илдә актив алып барыла торган импортны алмаштыру эше дөрес юнәлештә бара, дип саныйм», – дип белдерде ул.
Якутия башлыгы Татарстанның өлешен аерым билгеләп үтте. Республикада Россиядә аналоглары булмаган җитештерүләрне булдыру мөмкинлеге табылды. Николаев әйтүенчә, алар көнбатыш продукциясен лаеклы рәвештә алмаштырды.
«Санкцияләр иртәме-соңмы бетәчәк, халыкара хезмәттәшлекнең үсеше дәвам итәчәк, әмма Россия кебек ил үзе өчен мөһим тармакларда берәүгә дә бәйле булырга тиеш түгел», – дип саный Айсен Николаев.