Крутой: Татар җырчысы федераль масштабтагы йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк
Композитор һәм продюсер Игорь Крутой «Яңа дулкын» конкурсы Казанда калса, татар эстрадасы йолдызлары Россия артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый алачаклармы?» дигән сорауга җавап бирде. Бу хакта ул журналистларга Татарстан башкаласында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Без бераз телевидениедәге рейтингларга бәйле. Татар йолдызлары арасында бөтен илгә кызыклы булырдай фамилияләр бармы?.. Мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Башта татар җырчысы федераль масштабтагы йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип белдерде Крутой.
Шул ук вакытта продюсер билгеләп үткәнчә, омтылырлык нәрсәләр һәрвакыт бар. «Бәлки, бу проектның Татарстанда узуы биредә йолдызлар барлыкка килүгә һәм аларны федераль каналларда күрсәтүгә этәргеч бирер. Бу безгә дә, сезгә дә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Халыкара «Яңа дулкын 2025» популяр яшь башкаручылар конкурсы Казанда беренче тапкыр уза. Ул 21 августта ачылды һәм бүген, 26 августта тәмамланачак.