Милләт җыены ачылышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыенының ачылу тантанасы үтә. Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады.
«Мин тумышым белән Башкортостаннан, соңгы ике елны Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәклим. Миңа еш кына «Хәзерге татар яшьләре нинди, алар милли хәрәкәттә бармы?» дигән сорау бирәләр. Шушы сорауга җавап бирәм, әйе, алар күп, иң мөһиме алар төрле. Хәзерге глобаль чорда татар яшьләрен берләштергән көчле мәйдан – ул Татар яшьләре форумы. Бүгенге көндә безнең 24 илдә, Россия Федерациясенең 30 төбәгендә барлыгы 116 оешма эшләп килә. Алар арасында төрле юнәлешләр бар», – диде ул.
Райнур Хәсәнов сүзләренчә, Татар яшьләре форумы оешмалары төрле юнәлешләр - IT, заманча мәдәният, тарих белән кызыксыналар. Тик барлык оешмаларның да кыйбласы бер – безнең рухи Ватаныбыз – Татарстаныбыз.
«27 август көнне «Милләт җыены» кысаларында тугызынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрәбез. Анда Россия төбәкләреннән – 150, чит илләрдән – 50 делегат һәм Татарстаннан – 150 вәкил катнашачак. Бу җыенның төп максаты – җиде еллык тәнәфестән соң кабат очрашу, тәҗрибә белән уртаклашу, элемтәләрне ныгыту һәм уртак эш юнәлешләрен билгеләү», - дип билгеләп китте Райнур Хәсәнов.
Шулай ук, ул ел башыннан төрле түгәрәк өстәлләр оештырып, яшьләргә иң кызыклы булган алты юнәлешне билгеләүләрен әйтте, бу – медиа, тарих, бизнес, цифрлаштыру, мәгариф, заманча мәдәният. Форумда шушы темаларга кагылышлы лекцияләр узачак.
«Еллар дәвамында безнең форумнарда милли әһәмияткә ия булган бик күп көчле идеяләр тәкъдим ителде. Алар арасында «Мин татарча сөйләшәм», «Татарча диктант» акцияләре, «ДәртФест», «Печән базары» һәм башкалар уздырылды. Татарстан аларны күрде һәм хуплады. Быелгы форум да безнең киләчәгебез өчен яхшы этәргеч булыр, дигән өметтә калабыз», – диде Райнур Хәсәнов.