Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Гөлназ Бәдретдин Печән базары турында: Өйне милли итеп бизәп булганын күрсәтәсебез килде

Кабан күле буенда Печән базары дизайн маркеты эшли башлады. Ул 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Быел Печән базары дүрт көн дәвам итә, ягъни 26-29 августта оештырыла. Печән базары татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышланган. Шуңа күрә шушы темага туры килгән әйберләргә өстенлек бирелгән.

«Печән базары» территориясенә кергәч үк бүлмә форматындагы фотозона урнаштырылган. Маркетта бары тик кулдан җитештергән һәм татар милли үзенчәлекләрен (айдентикасын) чагылдырган әйберләр тәкъдим ителә. Шулай ук интерьер һәм экстерьер буенча күргәзмәләр, «Татар йорты нинди булырга тиеш?», «Совет заманында йорт нинди булган?» кебек темаларга лекторийлар һәм сөйләшүләр булачак.

«Печән базарын беренче тапкыр эш көнендә уздырабыз, безнең өчен беренче тәҗрибә. Аллаһка шөкер, кеше күп. Иртән кеше килә башлады. Өч ел элек монда мода күрсәткән идек. Максатыбыз - Печән базарында катнашкан дизайнерларның әйберләре белән татарча киенеп булганын дәлилләдек. Быел шул ук дизайнерлар белән ничек итеп өйне, фатирны заманча татарча бизәп булганын күрсәтәсебез килде. Бик уңышлы килеп чыкты», - диде «Татар-информ»га Печән базарына нигез салучы, оештыручы Гөлназ Бәдретдин.

Аның әйтүенчә, тема билгеле булгач, кайбер дизайнерлар өй өчен махсус әйберләр ясаткан. «Өстәл җәймәләре һәм башка заманча әйберләр тәкъдим иттеләр. Төмәннән архитектор-дизайнер Җәмилә Хөснетдинова махсус Печән базары өчен татар бүлмәсе ясады. Анда заманча әйберләр, мәсәлән, умай өстәле, шул ук вакытта борынгы татар рухын саклап, заманча интерьер булдырды», - диде ул.

«Фотозона да кызыклы: бер үк сүзнең төрле диалекттагы вариантларын яздык. Өй, ызба, йорт. Тупса, бусага һ.б. Бу шулай ук татар теленә, татар көнкүрешенә кызыксыну уята», - диде Гөлназ Бәдретдин.

МатурShik телеграм-каналын булдыручы Регина Яфарова XX гасырда татар өйләрендә булган милли орнаментлы савыт-саба, Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары», «Өегез ямьле булсын» китапларын, Казан турында мәгълүмати открыткалар тәкъдим итте. «Һәр экспонат татар тарихына бәйле, шәхсән үзем өчен һәрберсе кызыксыну уятты», - диде ул.

Мәскәүнең яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, татар активисты Гөлнара Яруллина Печән базарына һәрвакыт яңалык эзләп килүен әйтте. «Печән базасында сәүдә гөрли. Шуңа күрә кайчан гына килсәм дә, үземә матур татар әйберләрен сатып алам. Алкалар, калфак, киемнәр булсынмы... Мин аларны Мәскәүгә кайткач горурланып киеп йөрим, Мәскәү кызлары «безгә дә әйберләр ал әле», - дип әйтә. Мондагы дизайнерлар белән аралашам, Мәскәүдә дә кунакта булалар», - диде ул.

Маркет быел август аена планлаштырылган Милләт Җыены кысаларында уза. Монда катнашучылар өчен төрле чаралар, очрашулар, остаханәләр каралган.

Милләт Җыены быел 26-28 августта була. Әлеге җыенга 1 мең делегат чакырылган. Милләт Җыены белән бер үк вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы да оештырыла.

Печән базарының 26 августка программасы:

  • 12:00-21:00 Дизайн-маркет (Мәрҗани урамы)
  • 12:00-21:00 «Татар йорты» күргәзмәсе (Мәрҗани урамы)
  • 12:00-21:00 «Татар винтаж» гараж сатулары (маркет)
  • 12:00-21:00 Кунак бүлмәсе. Фотоалан (Кабан күле яр буе)
  • 12:00-20:00 Балалар өчен остаханәләр (Мәрҗани һәйкәле)
  • 12:00-20:00 Милли музей: фотоалан, остаханәләр, лекцияләр, шәүлә театры (пирс)
  • 12:00-21:00 Чәй аланы (Кабан күле яр буе)
  • 16:00 Иммерсив спектакль (Мәрҗани урамы)
  • 17:00 Ачык университет. Рауза Солтанова. Татар йортының эчке бизәлеше үзенчәлекләре (палуба)
  • 18:00 Ачык университет. Жәмилә Хөснетдинова. Татарлык чагылган заманча интерьерлар (палуба)
  • 18:30 Кырлай. Шәүлә театры (пирс)
  • 19:15 Камилә Галиева. «Шүрәле» бию перформансы (палуба)
  • 19:30 Милли музыка оркестры концерты (палуба)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России