Татарстан хастаханәләренә 10 меңгә якын кеше талпан кадалу сәбәпле мөрәҗәгать иткән
Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә 9989 кеше талпан кадалу сәбәпле мөрәҗәгать иткән, шуларның 2523е – балалар. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Талпан кадалуның иң күп очрагы Казанда (3809 кеше), Чаллыда (898), Түбән Камада (626 очрак) теркәлгән.
Республикада иксодлы талпан боррелиозының 17 очрагы һәм талпан энцефалитының ике очрагы теркәлгән, дип өстәделәр ведомствода.