Гидрометеорология үзәге Татарстанда быелгы җәй нәрсә белән истә калачагы турында сөйләде
Быел җәй Татарстанда һава торышы шартлары мул уңыш өчен уңай булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Җәй шактый җылы һәм яңгырлы булды», – диде ул.
Температура августның төрле декадаларында төрлечә булды. Республикада мул итеп яңгырлар яуды. Кайбер районнарда явым-төшем климат нормасыннан берничә тапкырга күбрәк булды.
«Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында республикада һава температурасы декада нормасыннан ике-дүрт градуска югарырак булды. Явым-төшем дә урыны белән мул яуды. Кайбер районнарда алар нормадан өч тапкырга күбрәк булды. Казанда явым-төшем нормадан ике тапкырдан күбрәккә артык булды», - дип хәбәр итте Феликс Гоголь.
Икенче декадада төбәктә һава температурасы климат нормасыннан бер-ике градуска түбәнрәк булды. Явым-төшем шулай ук нормадан күбрәк яуды.