«Өмет» газетасы: Пенза өлкәсенең татар җанлы байлары милләтебез мәнфәгатьләрен кайгырта
Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Пенза төбәгенең татар җанлы ак байлары» дигән язмасы чыкты.
«Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе активистлары ут күршебез Пенза өлкәсендә булып кайттылар. Рамис Сафин җитәкчелек иткән делегация ике көн эчендә «Кувака» чишмәсе тарихи-мәдәни үзәгендә, «Ак тау» гаилә белән ял итү базасында, бөек рус шагыйре Михаил Лермонтов дәүләт музей-тыюлыгында, өлкәнең крайны өйрәнү музеенда, «Кагау» кунакханәсе белән «Кунак» хәләл кафесында булырга өлгерде.
Пенза татарлары гөрләтеп яши
Статистика мәгълүматларына караганда, Пенза өлкәсендә 1 миллион 226 мең кеше яши, шуларның 520 меңе өлкә үзәгендә көн күрә. Биредә төбәкара кардиоүзәк урнашкан. Анда сәламәтлек саклау министрлыгы квоталары буенча йөрәккә операция ясыйлар. Кешеләргә гомер бүләк итүче алтын куллы табиблар арасында Чардаклы районы Абдулла авылында туып үскән якташыбыз – медицина фәннәре докторы, профессор Фәһим Касыйм улы Рахматуллов та бар.
Төбәктә 74 мең милләттәшебез гомер кичерә. Татарлар өлкә халкының 6,5 процентын тәшкил итә. 40ка якын татар авылы исәпләнә. Ике урта мәктәбе һәм унике мәчете булган Урта Әләзән – Европадагы иң зур татар-мөселман авылы. 2017 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе менә шушы данлыклы авылда гөрләп узган иде. Ә киләсе 2026 елда Кузнецк районының Кече Труев авылы ил күләмендәге Сабантуйны кабул итәчәк. Өлкәдә менә егерме елдан артык инде татар милли-мәдәни автономиясе эшләп килә. Ә актив гүзәл затларны «Ак калфак» оешмасы берләштерә. Ел саен зурдан кубып Сабантуй бәйрәме үткәрәбез, төбәк татарлары тарихына багышланган китаплар чыгарабыз, күмәкләшеп мәчетләр төзибез, ди татар милли хәрәкәтенең аксакалы Бәкир Усман улы Акжигитов.
«Кувака» бездә дә сатыла
«Кувака» чишмәсе тарихи-мәдәни үзәгендә безне милләт җанлы эшмәкәр Камил Абдулла улы Дәвликамов колач җәеп каршы алды. Биредә чишмәдән агып чыккан «Кувака» шифалы суын шешәләргә тутыру производствосы эшләп килә. Шулай ук телеңне йотарлык тәмле лимонад җитештерүне дә җайга салганнар. Югары сыйфатлы продукцияне Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Самарадан хәтле килеп алалар икән. Составы буенча «Зәм-Зәм» суына тиңләшерлек «Кувака»ны Ульяновскиның «Семейный магнит» кибетендә сатып алырга мөмкин. Әлеге үзәкнең күлендә рәхәтләнеп су керү һәм балык тоту мөмкинлеге бар. Күптән түгел ифрат та затлы ризык саналган форель балыгы үрчетә башлаганнар. Аны Ульяновск өлкәсенең Павловка районы фермеры Марат Кузахметовтан алабыз, ди Камил ага.
Безгә предприятиенең су музеенда һәм тимгелле боланнар фермасында булырга да насыйп итте. Әлеге боланнарны Камил Абдулла улы чечен-ингуш конфликты башлангач, Чечнядан алып кайткан иде, дип сөйләде экскурсовод. Хәзерге вакытта фермада 380 болан исәпләнә. Аларның итеннән гаҗәеп тәмле тушенка ясыйлар. Киләчәктә болан панталары белән дәвалаучы шифаханә ачып җибәрү максаты куябыз, ди үзәкнең хуҗасы. Динебез һәм милләтебез өчен җан атып йөрүче Камил әфәнде үзәк территориясендә мәчет төзүгә дә алынган. Башта часовня торгыздык, хәзер мөселман туристлар өчен мәчет салабыз, ди ул. Камил Абдулла улының олы юл өстендә урнашкан кунакханәсе белән кафесы да бар әле. Туклану ноктасының бер залында корбан мәҗлесе бара иде, ә без икенче зур залга кереп, хәләл ризыклардан әзерләнгән төшке ашны ашадык.
Хәләл бизнес табыш китерми
Тырыш малтабар Таһир Абдрашитов ямьле күл буенда «Белая гора» – «Ак тау» дип исемләнгән гаилә белән ял итү базасы булдырган. Әлеге база территориясендә бер-бер артлы тезелеп киткән агач йортларда ял итү, күңел ачу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. «Бригантина» кафесында хәләл ризыклар – татар ашлары тәкъдим итәләр. Ә «Мирас» дип аталган музейханәдә татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре урын алган.
Милли гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап калып, яшь буынга тапшыру максаты белән биредә төрле мастер-класслар үткәрәбез, ди өлкәнең «Ак калфак» оешмасы рәисе Эльмира Васильева. «Ак калфак» тарафыннан оештырылган барлык чаралар да сап-сары бүрәнәләрдән эшләнгән менә шул татар йортында - музей бинасында үтә икән. Эльмира ханым үзенең хәләл малыннан өлеш чыгарып, шушы музейны салдырган өчен Таһир Абдрашитовка рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
«Безнең база территориясендә хәрәм нәрсәләр – исерткеч эчемлекләр сатылмый. Шуңа күрә хәләл бизнесыбыз табыш китерми. Янәшәдә генә үз җирләребез бар. Менә шуны эшкәртеп, ашлык үстерәбез. Иген сатудан кергән малыбыз базаны тотуга киткән чыгымнарны каплый. Әлеге ял итү урынын халыкка файда китерү өчен тотабыз. Хәләл бизнес алып бару – күңел халәте. Ул гаиләбезнең абруен арттыра, дәрәҗәсен күтәрә»,- ди иманлы эшмәкәр Таһир Абдрашитов.
Лермонтов эзләреннән
Безгә Пенза өлкәсе Белинск районының Лермонтово авылында урнашкан «Тарханы» Лермонтов музей-тыюлыгына аяк басарга да насыйп итте. Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтов Мәскәүдә дөньяга килеп, 1,5 яшь вакытта ятим кала. Ул авылда, әбисе Е.А.Арсеньева имениесендә тәрбияләнеп үсә. Шушы җирнең искиткеч гүзәл табигатенә сокланып һәм хозурланып рәсемнәр ясый, беренче шигырьләрен иҗат итә. Туган илгә, газиз Ватанга карата мәхәббәт, патриотлык хисләре дә нәкъ менә биредә бөреләнә. 1812 елдагы Ватан сугышына багышланган иҗат җимешләрендә бу аеруча да чагыла. Үзеннән соң бай әдәби һәм мәдәни мирас калдырган шагыйрьнең гомере бик кыска була. 26 яшендә ул якты дөньядан китә. Әдипнең җәсәден Пятигорскидан Пенза якларына – әти-әнисенең туган авылы зиратына алып кайтып җирлиләр.
Дәүләт карамагындагы музей-тыюлыкта Туган иленә мәдхия җырлаган Лермонтовка бәйле истәлекләрне, аның ядкарьгә тиң шәхси әйберләрен кадерләп саклыйлар. Яшел хәтфә үләнле тыюлыкның һәр почмагы аны хәтерләтә - әдип баскан эзләрдән атлап барасың, ул сулаган саф һаваны сулыйсың сыман тоела.
Төбәкне өйрәнү музеенда
Без Пенза өлкәсенең крайны өйрәнү музеенда булырга да өлгердек. 120 еллык тарихы булган әлеге музейханәдә Пенза төбәгенең борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге үткәне чагылыш тапкан. Дөресен әйткәндә, анда урын алган күпчелек экспонатлар җирле мордва халкының тарихын тасвирлый. Пенза сүзе мордва теленнән тәрҗемәдә елганың ахыры дигән мәгънәне аңлата, ә чувашчадан мең чишмә дип тәрҗемә ителә. Бу җирләр заманында Идел Болгарстаны дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы территориясенә кергән.
«Кагау» кунакханәсе
Пензаның нәкъ үзәгендә урнашкан «Кагау» кунакханәсендә кич кунып, «Кунак» хәләл кафесында иртәнге ашны ашадык. Әлеге бинага килеп кергәндә үк «Ә син татарча сөйләшәсеңме?» дигән плакат каршы ала. Зәвыклы итеп эшләнгән фойены биредә кунак булып киткән данлыклы шәхесләр – артистлар, сәясәтчеләр фоторәсемнәре бизи. Алар арасында кемнәр генә юк?! Кунакханә һәм кафе хуҗасы Бәкир Усман улы Акжигитов һәммәсен дә ачык йөз белән каршы алып, милли ризыклар белән сыйлый.
Кагау – ул безнең нәселнең кушаматы, яз башында чебиләр белән каз бәбкәләрен алучы коршун була инде, дип аңлатты Бәкир әфәнде. Ул – татар милли хәрәкәтенең аксакалы. Озак еллар өлкә татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләгән, хәзер татар малтабарлары оешмасын әйдәп бара. Тынгысыз йөрәкле Бәкир Усман улы Казанга барган саен күп итеп дәреслекләр һәм китаплар алып кайта, аннары аларны өлкәнең татар авыллары мәктәпләренә тарата, ди автономиябез рәисе Рамис Сафин.
Бәкир әфәнде яңалыгы белән дә уртаклашты: танылган галим Ф.М.Зюзин белән берлектә «Сура елгасы буйларында Алтын Урда ханнарының һәм татар кенәзләренең дәвамнары» дип аталган гаҗәеп бай эчтәлекле китап чыгарган. «Өмет» газетасын укучыларны менә шушы китап белән таныштырсагыз, бик шәп булыр иде, диде ул.
Пенза өлкәсенең татар җанлы ак байлары милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, изге эшләргә хәләл малларыннан өлеш чыгарып яшиләр һәм шул рәвешле күпләргә үрнәк күрсәтәләр».