Татарстанда хастаханә табиблары хезмәткәрләрдән куркытып акча алган өчен штраф түләячәк
Татарстанда суд элеккеге баш табиб вазифаларын башкаручыга, аның урынбасарына һәм «Мөслим Үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш хисапчысына карата хөкем карары чыгарды.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, хисапчы һәм баш табиб урынбасары 2017 елда хастаханәнең ун хезмәткәрен үзләренең эш хакының бер өлешен аларга бирергә мәҗбүр иткән. Алар моны «медицина учреждениесе ихтыяҗлары өчен» дип аңлаткан. Шул рәвешле, 650 мең сумнан артык акча җыйганнар.
2021 елда шул ук хисапчы һәм баш табиб вазифаларын башкаручы бу схеманы кабатлаган. Алар 19 медицина хезмәткәреннән законсыз рәвештә 1,4 миллион сумнан артык акча җыйган. Барлык җыелган акчаны шәхси максатларына сарыф иткәннәр.
Суд аларга штрафлар рәвешендә җәза билгеләде.