Синоптик Шувалов Татарстанга әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте
Татарстанга әбиләр чуагының тәүге дулкыны сентябрьнең беренче көннәрендә киләчәк һәм беренче декада беткәнче дәвам итәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Ай башыннан әбиләр чуагы урнашачак. Беренче декада коры һәм җылы була, температура +20 градустан югары күтәрелә. Ай буе температура нормага якын һәм явым-төшем кытлыгы шартларында нормадан бераз югарырак булыр дип көтелә. Әмма моның бернинди куркынычы да юк, чөнки август явым-төшем нормасын арттырып үтәде», - дип сөйләде ул.
Шувалов китергән мәгълүматлар буенча, тулаем алганда сентябрь «температура буенча бик аерылып тормаячак». Бу айда явым-төшем кытлыгы күзәтелер, мөгаен.