Kazan Digital Week 2025 форумында 74 килешүгә кул кую ниятләнә
Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумында 74 килешүгә кул кую көтелә. Узган ел ике көн эчендә 43 килешү имзаланган. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев рәислегендә узган форумга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«211 компания, 60 стартап, Криптофорумның 20 вәкиле катнашачагы расланды. 33 компания форумны хуплады, 40 уртак чара оештырачакларын әйтте», - дип белдерде форумны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәистәше урынбасары.
Миңнеханов искәрткәнчә, быел пленар утырыш яңа форматта узачак – Мәскәү, КФУның Чаллы институты һәм Арча районының инновацион мәйданчыкларыннан турыдан-туры видеототашу планлаштырылган. «Программада - ун тематик юнәлеш. Халыкара һәм төбәк экспертларының катнашуы көтелә. Мэрларның түгәрәк өстәле шәһәрләрне цифрлаштыруга багышланган – Аргентина, Иран, Казахстан, Кытай, Төркия, Россия лидерлары белән дискуссияләр оештырылачак», – дип искәртте ул.
Моннан тыш, ТР Фәннәр академиясе президенты сүзләренчә, Cryptoforum, Up!Date белем бирү конференциясе, «Цифрлы технологияләр һәм хокук» Халыкара конференциясе, GO CTF турниры, киберярышлар узачак. «Мини-роботлар ярышы» турниры төп инженерлык вакыйгасы булыр дип көтелә, анда 16 профессионаллар командасы һәм 16 яңа команда көч сынашачак.