Татарстанлыларга ашыгыч хәлләрдә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәрттеләр
Ашыгыч хәлдә иң мөһиме - паникага бирелмәскә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белергә. Татарстан Республикасында яшәүчеләр полиция, коткаручылар, ашыгыч ярдәм яисә газ хезмәтен чакыру өчен тәүлек әйләнәсе махсус хезмәтләрнең телефоннарыннан файдалана ала:
• 112 - ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм номер;
• 101 - янгын күзәтчелеге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (янгын, су басу, төтен чыгу, зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре);
• 102 – полиция (хокук бозу, урлау, сугышу, шикле затлар); • 103 – ашыгыч медицина ярдәме (сәламәтлекнең кискен начараюы, җәрәхәтләр, гомергә куркыныч янау);
• 104 – газ хезмәте (бинада яки урамда газ исе).
Җинаятьләр турында мәгълүмат җиткерү, консультацияләр алу яки белешмәләр тапшыру өчен аноним рәвештә махсуслаштырылган бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
• (843) 231 45 55 - Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кизү часте;
• (843) 291 48 21 — Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе кизү часте;
• (843) 291 20 02 – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны;
• (843) 288 46 96 - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышаныч телефоны;
• (843) 221 74 58 – РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең ышаныч телефоны.