Казанда яшәүче 12 яшьлек модель «Җир шары гүзәле» конкурсында Гран-при яулады
Татарстанны тәкъдим иткән 12 яшьлек Казан моделе, «Илдан-Лик» модель мәктәбендә шөгыльләнүче Амаль Әюпов финалы Сочида узган «Җир шары гүзәле» (Beauty of the Globe) Халыкара матурлык конкурсында Гран-прига ия булды, шулай ук «Җир шары Fashion модельмены» титулын яулады.
Дүрт көн дәвам иткән бәйгедә дөньяның төрле шәһәрләре һәм төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Аның программасына профессиональ педагоглардан мастер-класслар һәм фотосессияләр кертелгән иде. Һәр катнашучы туган төбәгенең үзенчәлекләрен чагылдыра торган оригиналь милли костюм әзерләргә тиеш булды.
Конкурсның финалы тамашачыларны костюмнарның күптөрлелеге һәм искиткеч чыгышлар белән таң калдырды, ә кием модельләрен күрсәтү онытылмаслык атмосфера тудырды.
Хәзер Амаль 2026 елның маенда Мәскәүдә узачак «Дөнья моделе» конкурсына чакыру, шулай ук Төркиягә ике кешелек юллама алган.