ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне сайлауга тапшыру урынын һәм вакытын раслады
Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауда, шулай ук 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны һәм вакыты турында карарны раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 106нчы утырышында шундый карар кабул ителде. Барлык процедураларны оештыруны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең эшче төркеме контрольдә тотачак.
«Татарстан районнарына сайлау бюллетеньнәре 10 сентябрьгә кадәр планлы рәвештә китереләчәк. Татарстан Рәисен сайлауга 2 923 100 бюллетень (шуның 93 900 данәсе - сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы ярдәмендә тавыш бирү өчен) әзерләнә. Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга 53 400 бюллетень бастырылачак. Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – рус һәм татар телендә булачак, бюллетеньдә кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырылачак», – дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.