Чүпрәле районы Мунчәли башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы 100 еллыгын билгеләде
Чүпрәле районы Мунчәли башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы 100 еллыгын билгеләп үтте. Шушы 100 ел эчендә әлеге мәктәпне меңләгән егет һәм кыз тәмамлаган. Төрле һөнәр үзләштереп, республикабызның, илебезнең төрле өлкәләрендә югары уңышларга ирешкәннәр, районның абруйлы шәхесләренә әверелгәннәр. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Мәктәп иҗат дөньясына Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Рәмис Аймәт, шулай ук, Нурмөххәммәт Хисамов, Инкыйлаб Әмирханов, Абдуллаҗан Хәлимов кебек галимнәрен, Татарстан прокуроры Сәйфихан Нәфиев һәм башка күп кенә билгеле шәхесләрне бүләк иткән. Белем учагын төрле елларда тәмамлаган укучылар, аларга белем биргән мөгаллимнәр бу көнне янә бергә җыелды.
Әлбәттә, тарих өчен 100 ел – бер мизгел генә. Әмма шушы еллар эчендә мәктәп бик күп кешеләрнең язмышында зур роль уйнаган.
Чараны шушы мәктәпне тәмамлаган, бәйрәмне оештырган район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов ачып җибәрде.
«Мәктәбебезнең үткәне данлыклы, горурланырлык. Биредә хезмәт куйган укытучыларыбызга олы рәхмәт. Бүгенге яшь буын да боларны онытмасын, авылыбызны, мәктәп данын якласыннар дип теләп калабыз, шуңа омтылабыз»,-диде ул.
Ул уку йортының үткәненә тукталды, район җитәкчелегенә, җыелганнарның барысына да килүләре һәм чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов та катнашты. Озак еллар хезмәт куйган педагогларны котлады һәм бүләкләр тапшырды. Мунчәли мәктәбенең бай тарихлы булуын ассызыклады.
Авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов мәктәп күпләргә үрнәк булган тормыш юлы күрсәтүен билгеләде, Ватанга, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбиялүвен әйтте. Шуның мисалы булып, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куючы егетләрне атады, аларның әти-әиләренә рәхмәтләр җиткереп, бүләкләр тапшырды.