Бүген Казанда Россия Президенты призына ат чабышлары узачак
Бүген, 30 августта, Казан ипподромында РФ Президенты Владимир Путин призына Бөтенроссия ат чабышлары башлана. Приз фонды 38 миллион сум тәшкил итә.
Ярышларда Россиянең 28 төбәгеннән иң көчле спортчылар: барлыгы 190 ат катнаша.
Бу көнне 15 ярыш узачак. Аларның иң мөһимнәре турында түбәндә җентекләбрәк сөйләрбез.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә оештырылган 8нче ярыш
Приз фонды: 1 000 000 сум
Дистанция: 1600 метр
Катнашучылар саны: 14 (2023 елда Россия Федерациясендә туган айгырлар һәм бияләр өчен)
Башлана: Мәскәү вакыты белән16.40 сәгатьтә
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призына ат чабышлары (10нчы ярыш)
Приз фонды: 3 000 000 сум
Дистанция: 1800 метр
Катнашучылар саны: 16 (4 яшьлек һәм аннан олырак саф токымлы гарәп атлары өчен)
Башлана: Мәскәү вакыты белән 17.40 сәгатьтә
Татарстан Республикасының беренче Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кубогына ат чабышлары
Приз фонды: 3 000 000 сум
Дистанция: 1800 метр
Катнашучылар саны: 16 (Татарстан Республикасында туган 3 яшьлек һәм аннан олырак саф токымлы атлар өчен)
Башлана: Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә
Татарстан Республикасы Рәисе призына ат чабышлары (13нче ярыш)
Приз фонды: 5 000 000 сум
Дистанция: 2400 метр
Катнашучылар саны: 16 (саф токымлы 3 яшьлек һәм аннан олырак атлар өчен)
Башлана: Мәскәү вакыты белән 18.40 сәгатьтә
Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышлары (14нче ярыш)
Приз фонды: 15 000 000 сум
Дистанция: 2400 метр
Катнашучылар саны: 16 (4 яшьлек һәм аннан олырак саф токымлы атлар өчен)
Башлана: Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә
Моннан тыш, 30 августта Казан ипподромы территориясе Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү үзәгенә әвереләчәк.
Кунакларны һәм шәһәр халкын татар эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева һәм Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры катнашында бай программа көтә.
Ат чабышларын танылган спорт журналисты Дмитрий Губерниев алып барачак.
Шулай ук Казан ипподромы территориясендә Татарстан Республикасы һөнәрчеләре һәм фермерлар продукциясе тәкъдим ителгән ярминкә уза.
Яшь җанатарлар өчен дә бай программа әзерләнгән: бушлай мастер-классларны үз эченә алган локацияләр оештырылачак, атларда һәм пониларда йөрү өчен махсус балалар зонасы, шулай ук төрле интерактив аттракционнар эшләячәк.
Искәртеп үтәбез, Бөтенроссия ат чабышларын Татарстан башкаласы өченче тапкыр кабул итә. Элегрәк алар 2005 һәм 2011 елларда узган иде.