Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады: Мин яратам сине, Татарстан!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады. Үзенең телеграм-каналында ул һәркемгә иң изге теләкләрен җиткереп, нык сәламәтлек, иминлек тели.
«Мин яратам сине, Татарстан! Бәйрәм белән дуслар!» - дип язган ул.
Видео: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы