Владимир Путин Кытайга килде
Россия Президенты Владимир Путин Кытайга дүрт көнлек визит белән килде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дәүләт башлыгының сәфәр программасы Тяньцзинь шәһәренең Биньхай аэропортыннан башланды. Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин чакыруы буенча Россия дәүләте башлыгы ике шәһәрдә – Тяньцзинь һәм Пекинда булачак.
Трап янында Президентны мактаулы каравыл, Политбюро әгъзасы һәм Тяньцзинь парткомы секретаре Чэнь Миньер, РФнең КХРдагы гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Моргулов, шулай ук Россия дипмиссияләре хезмәткәрләре каршы алды. Путин каршы алучылар белән кул кысышты һәм президент «Аурусында» бирелгән резиденциягә китте. Автомобиль махсус Россиядән китерелгән, ләкин Кытай дипломатик номерлары алган.
31 август кичендә «Мэйцзян» Халыкара конгресс-күргәзмә үзәгендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты старт ала. Программада – тантаналы очрашу, лидерларны фотога төшерү, кабул итү һәм концерт.