Җәйнең соңгы көнендә Татарстанда 30 градус эссе булачак
Бүген, 31 августта, Татарстанга вакытлыча эссе һава кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Тәүлекнең якты вакытында аның тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк (Казанда – 14 м/с).
Шактый җылы төннән соң төбәк территориясендә һава көндез 25-30 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +27...+29 градуска кадәр күтәреләчәк).