Казанда шәһәр һәм Республика көне уңаеннан салют аттылар
Казанда 22:00 сәгатьтә шәһәр һәм Республика көне уңаеннан салют аттылар. Салютны биш минут чамасы аттылар. Төрле төстәге һәм төрле формадагы фейерверкларны шәһәр халкы һәм кунаклары Казансу яр буендагы теләсә кайсы ноктадан диярлек күрә алды. Салют шулай ук «Ривьера», Татарстан Милли китапханәсе янындагы территориядән дә яхшы күренде
Элегрәк ТР башкаласында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Әйтик, шәһәрдә опера фестивале, халык костюмы фестивале, җиңүчеләрнең һәм лауреатларның «Безнең заман» гала-концерты уздырылды.