Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» парадында катнашучыга тальян гармун бүләк итте
Бүген Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» Республика халык иҗаты фестивале 40нчы тапкыр узды. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары һәм үзешчән фольклор коллективлары Республика көне уңаеннан бәйрәм йөрешендә катнашты. Алар Бауман буйлап Казанның 1 Май мәйданына күтәрелделәр.
«Биредә 700 гармунчы тупланган. «Уйнагыз, гармуннар!» «Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивале белән бергә үрелеп бара, шуңа без аларны да бирегә чакырдык. Төрлә өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезне бер мәйданчыкка тупладык», - диде тележурналист, «Уйнагыз, гармуннар!» телетапшыруының авторы һәм алып баручысы Айзилә Батырханова.
Соңрак Казан кирмәне янында гармунчыларны һәм үзешчән фольклор коллективларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. Ул гармунчылар парадындагы яшь катнашучы Максат Мостаевка тальян гармун бүләк итте.