Республика көненә багышланган бәйрәмдә хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды
Бүген Республика көне уңаеннан Казанда «Җиңү Армиясенә кушыл!» акциясе оештырылды. Акция кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды.
«Бүген без гадәттәгечә Республика көненә багышланган бәйрәмдә катнашабыз. Бездә мобиль сайлап алу пункты һәм хәрби хезмәткәр экипировкасының якынча комплекты тәкъдим ителә. Шулай ук монда Калашников автоматын сүтеп җыярга мөмкин. Моннан тыш, бүген безнең белән Африка корпусы вәкилләре һәм Саклану министрлыгының 12 нче баш идарәсе вәкилләре эшли. Бездә хәзер бер тапкыр бирелә торган түләүләр 3 миллион 100 мең сум тәшкил итә. Татарстан Республикасыннан 2 миллион 700 мең сум һәм шулай ук контракт төзегәндә Саклану министрлыгыннан 400 мең сум», — дип сөйләде сайлап алу пункты офицеры капитан Егор Горячев.