Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларына Белем көне турында хатирәләрен сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче сыйныфка баруы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналына урнаштырган.
Ул мәктәпкә яшьтәшләреннән бер елга иртәрәк барганын сөйләде. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әнисе ул вакытта: «Син бит үзең теләдең», – дип искәрткән.
Беренче сыйныф алдыннан ул кулына портфель тотып, дәресләр башлануын түземсезлек белән көтүен хәтерләвен әйтте. Бер малайга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аның мәктәпкә барырга телиме-юкмы икәнен сорады. Уңай җавап алгач, ул көлемсерәп өстәп куйды: уку башланганчы минем дә тизрәк парта артына утырасым килә иде, – диде ТР Рәисе.
Видео Лилия Галимованың телеграм-каналыннан