Әгерҗе районында Татарстан көнендә яңа социаль әһәмиятле объектлар ачылды
Татарстан Республикасы көнендә Әгерҗе районында социаль әһәмияткә ия объектларны ачу тантанасы булды.
Район халкы Вокзал урамындагы «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» проекты кысаларында төзекләндерелгән яңа паркка, шулай ук «Кадрлар» илкүләм проекты буенча модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәгенә йөри алачак.
«Республика җитәкчелегенә, район җитәкчелегенә һәм бу паркны төзекләндерүдә катнашучыларга зур рәхмәт. Бу парк барлык буыннар өчен яңа идеяләр, яңа очрашулар урыны булыр дип уйлыйм», - дип уртаклашты Әгерҗедә яшәүче Ләйлә Йосыпова.
Моннан тыш, капиталь ремонттан соң Әгерҗе үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге ачылды, ул район өчен җиһазландыру һәм модернизацияләү буенча уникаль.
«Республика Рәисенә һәм шәһәр башлыгына шундый шәп шартлар өчен рәхмәт белдерәбез», - дип уртаклашты район үзәк хастаханәсенең яшь белгече, табиб-хирург Хадятудло Котбетдинов. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер хастаханә хезмәткәрләре уңайлы шартларда эшлиләр һәм тәүлек буе ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтә алалар.
Бу көнне шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча Гагарин 2нче тыкрыгының, 1 һәм М.Горький тыкрыгы, 10 территорияләрендә эшләр төгәлләнде. Активистлар дуслык һәм күршелек бәйрәмен оештырдылар, төзүчеләргә һәм шәхсән ТР Рисе Рөстәм Миңнехановка Россиядә моңарчы күрелмәгән ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерделәр.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткәннән соң старт алды. Бу программаның масштаблары һәм халыкны җәлеп итү буенча аналоглары юк. Бүгенге көндә 5174 йорт төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлы, шул исәптән 300 меңнән артык бала колачланган.