Миңнехановка Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын тәкъдим иттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры итеп билгеләнүчене тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифага юстиция киңәшчесе Роман Терехов расланды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Терехов вазифага Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы нигезендә билгеләнде.
Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар сөйләшү барышында экология өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.