Татарстанда пенсиягә социаль өстәмә түләүгә исәп тота алучылар билгеле
Татарстан пенсионерларының кайбер категорияләре пенсияләренә социаль өстәмә түләүгә исәп тотарга хокуклы. Мондый ярдәм чарасы кемгә тиешлеге турында «Татар-информ» материалында тәкъдим ителә.
Пенсиягә социаль түләү эшкә урнашмаган пенсионерларга түләнә, әмма аларның гомуми кереме пенсионерның республикада билгеләнгән яшәү минимумына җитмәгән очракта гына. Татарстанда быел ул 12963 сумга тигез.
Пенсионерның керемнәрен исәпләгәндә карала торган түләүләр:
- ул алырга хокуклы булган барлык пенсияләр, шул исәптән татарстанлы баш тартканнары да;
- ашыгыч пенсия түләүләре;
- өстәмә социаль түләүләр (мәсәлән, югары дәүләт бүләкләре өчен);
- айлык түләүләр;
- бер мәртәбә түләүләрдән тыш, социаль ярдәмнең республика чаралары.