Сентябрь ахырында Татарстанда нормадан бер градуска җылырак булачак
Татарстанда көзнең беренче аеның өченче декадасында уртача температура климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр климат нормасы +9,6 градуска, ә Казан өчен +10,1 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура +10,6 һәм +11,1 градус тәшкил итәчәк.
Аерым алганда, иртәгә, 22 сентябрьдә, төбәктә антициклон йогынтысы аркасында 25 градуска кадәр җылылык көтелә, ә сишәмбе, 23 сентябрьдә, һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Татарстанда әбиләр чуагының өч дулкынын фаразлаган иде.