Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ремонт бара
Алабугада Җәмигъ мәчетендә капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Мәчетнең гөмбәзен һәм фасадын торгызуга игълан ителгән хәйрия акчаларын җыю ахырына якынлаша. Бүгенге көнгә кирәкле 27 миллион сумның 24 764 448 сумы җыелган. Проектны финанслау тәмамланганчы 2 235 552 сум җыясы калган. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Мөселман дини оешмасында билгеләп үтелгәнчә, һәр хәйрия кертеме — ул финанс ярдәме генә түгел, ә файдасы җирдәге тормыштан соң да булган изге эш.
«Без проектны хуплаган һәм ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Теләсә нинди ярдәм бик мөһим. Аллаһы Тәгалә һәркемне рәхим-шәфкать күрсәткәне өчен ярдәменнән ташламасын!» — дип мөрәҗәгать итте Алабуга һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Подрядчылар һәм волонтерлар, сумманы тулысынча җыеп бетергәнне дә көтмичә, шактый зур эш башкарганнар инде. Мәчет актив рәвештә үзгәрә. Керү урыны тулысынча яңартылган, түбә өлешчә алыштырылган һәм төп гөмбәз тулысынча буялган. Мәхәллә кешеләренең иминлеге өчен видеокүзәтү системасы модернизацияләнгән. Бинаны җылыту мөһим этап булды, ул 90 процентка үтәлгән, бу салкын вакытта җылыны сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта осталар бер үк вакытта стеналарны җылыталар, штукатурлыйлар һәм буйыйлар, декоратив элементлар урнаштыралар, цокольгә керамогранит монтажлыйлар һәм брусчатка салалар. Яңа су агызгычлар урнаштыру төгәлләнеп килә.