Әтисенең исемендә хата булу сәбәпле, Әлмәттә яшәүче ир-ат мирас ала алмаган
Әтисенең исемендә хата булу сәбәпле, Әлмәттә яшәүче ир-ат мирас ала алмаган. Әлмәт суды ир-атның үлгән әтисе белән туганлыгын раслап, аңа мирас рәсмиләштерергә ярдәм итте. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.
Әлмәтленең туу турындагы таныклыгында атасының исеме дөрес күрсәтелмәгән. Мондый хата үлгәннән соң мираска керү процедурасын башларга комачаулый.
Суд язманың ялгыш эшләнгәнлеген һәм мөнәсәбәтләрдә бернинди буталчыклык булмавын билгеләде. Шулай итеп, әлмәтлене рәсми варисы итеп таныйлар. Хәзер милекне рәсмиләштерү өчен бернинди киртәләр дә калырга тиеш түгел.
Карар үз көченә кермәгән әле.