Урманда чүп ташлаучыларны фотокапкын һәм ясалма фәһем ярдәмендә «аулаячаклар»
Татарстанда 2,8 мең гектар урман территориясен яңарттылар һәм бер миллион үсенте утыртырга әзерләнәләр. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта урман культуралары орлыкларының уңышы, 2025 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлекләре, урманнарда чүп-чар ташлау проблемасы, корткычлар һәм табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
Татарстанда 2,8 мең гектар урман фонды яңартылды
Фото: «Татар-информ»
Татарстанда 2,8 мең гектар территориядә урманнарны яңарту эшләре башкарылды
Быел Татарстан 2025-2030 елларга исәпләнгән «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча алды.
«Быелга төп бурычлар – урманнарны яңарту, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урман җиренә күчереп утырту, шулай ук урманнарда янгыннар чыгу куркынычына каршы тору чараларын гамәлгә ашыру», – дип сөйләде брифингта Равил Кузюров.
Равил Кузюров: «Быелга төп бурычлар – урманнарны яңарту, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү»
Фото: prav.tatarstan.ru
Министр әйтүенчә, урманнарны яңарту планы тулысынча үтәлгән. Татарстанда 2,8 мең гектар урман фонды яңартылган: 1489 гектарда урман культуралары утыртылган, 1309 гектарда табигый урман торгызу эшләре башкарылган, тагын 2 гектар катнаш ысул белән торгызылган.
Татарстан урманчылары чыршы орлыгын мулдан җыйган
Бу сезонда Татарстан урманчылары 11,4 мең килограмм урман токымнары орлыгы әзерләргә планлаштыра. Бүгенге көнгә бу күләмнең өчтән бер өлеше диярлек җыелган.
«Сыйфатлы орлыклар – урманнарны уңышлы яңартуның төп факторларының берсе, чөнки утырту өчен материал нәкъ менә орлыклардан үстерелә», – диде Равил Кузюров.
Бүгенге көнгә Татарстан урманчылары 4,3 мең килограммнан артык орлык – 529 килограмм нарат, 69 килограмм чыршы, 38 килограмм карагай, 2,7 мең килограммнан артык имән, 719 килограмм каен һәм 190 килограмм корычагач орлыгы җыйган.
Быел бигрәк тә ылыслы токымнарның орлыклары мулдан җыелган
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Эшләр әле дәвам итә. Алар көзен оптималь вакытта төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта каен, корычагач орлыкларын һәм сабакчалы имән чикләвеген җыю дәвам итә», - дип өстәде Кузюров.
«Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, быел бигрәк тә ылыслы токымнарның орлыклары мулдан җыелган.
«Чыршы орлыклары уңышы яхшы, күркәләр күп», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны октябрьдә тәмамланачак
Татарстан урман хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, республикада урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны ким дигәндә октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
«Быел Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны шактый иртә башланды – 31 мартта. Вазгыять беренче көннән үк көчле контрольгә алынды, без янгыннарга каршы көрәшү өчен барлык кирәкле ресурсларны эшкә җиктек. Иртә башланган яз аеруча куркыныч тудырды, чөнки үсемлекләр кипте, һава торышы коры, температура югары булды, шул сәбәпле ут тиз таралды», – дип сөйләде ул.
Вазгыять беренче көннән үк көчле контрольгә алынган, без янгыннарга каршы көрәшү өчен барлык кирәкле ресурслар эшкә җигелгән
Фото: «Татар-информ»
Узган җәйдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булды: эссе белән яңгырлар алмашынып торды. Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, 31 майдан 20 июньгә кадәр урманнарга җәяү һәм транспортта килүгә чикләүләр гамәлдә булды.
«Бу ел башыннан Татарстанда 583 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 378 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук көненә 308 термик нокта һәм 188 янгын чыгу очрагы теркәлгән булган», - дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Кама Аръягы районнарында парсыз ефәк күбәләге таралу киметелгән
Быел Татарстанда парсыз ефәк күбәләге таралу күзәтелмәгән, шуңа күрә урманнарда көзге эшкәртүләр үткәрелмәячәк.
«Татарстанда соңгы өч елда парсыз ефәк күбәләге таралу күзәтелде, әмма без моны уңышлы хәл иттек, Кама Аръягы районнарындагы урманнар эшкәртелде. 2025 елда сезон штатлы режимда уза, ефәк күбәләге таралуның өстәмә учаклары ачыкланмады», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Татарстанда соңгы өч елда парсыз ефәк күбәләге таралу күзәтелде, әмма без моны уңышлы хәл иттек
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Урманнарда корткычлар даими нигездә яши, аларны тулысынча юк итеп булмый, дип билгеләп үтте ул.
«Ефәк күбәләге күпмедер дәрәҗәдә бар, аз гына күләмдә. Корткычлар күпләп таралу очраклары табигатьтә баланс бозылган, климат тайпылышлары күзәтелгән чакта була. Башка корткычлардан кайры коңгызы бар. Ул ылыслы агачларга зыян китерә. Агачларны кайры коңгызыннан дәвалау чарасы юк, бары тик зыян килгән агачларны санитар кисү генә кулланыла», – дип аңлатты ТР урман хуҗалыгы министры.
Татарстанлылар көзен 1 миллион нарат, чыршы һәм юкә үсентесен утыртачак
Татарстанда 4-11 октябрьдә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узачак. Аның кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарында 1 миллион үсенте утыртылачак.
«Акциядә волонтерлар, мәктәп урманчылыклары әгъзалары, оешма-предприятие вәкилләре катнашачак. Урман утыртуда кимендә 25 мең кеше катнашыр дип көтелә», - дип сөйләде Равил Кузюров.
Республикада агач утырту акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эгидасында 2011 елдан бирле үткәрелә. 15 ел дәвамында Татарстанда 10 мең гектарга якын мәйданда 38 миллион үсенте утыртылган. Табигатьне саклау акцияләрендә 670 меңнән артык кеше катнашкан.
15 ел дәвамында Татарстанда 10 мең гектарга якын мәйданда 38 миллион үсенте утыртылган
Фото: «Татар-информ»
«Акция табигатькә сакчыл караш тәрбияли. Катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу юлы без үз алдыбызга 200 гектардан артык мәйданда кимендә 1 миллион гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш һәм башка агачлар утырту бурычын куйдык», – дип аңлатты Кузюров.
Министрлык белгечләре урман утырту өчен кишәрлекләр сайлап алган. Агачларны 67 гектар урман фондында, шулай ук республика районнарындагы 163 гектар мәйданда утыртачаклар. Казан янында акция өч мәйданчыкта – Лаеш районының Столбище һәм Матюшино авыллары тирәсендә, шулай ук Биектау районы Фәнни шәһәрчеге янында узачак.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашучылар чүплекләрне җыештыра
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә катнашучылар ике ай дәвамында урманнарда җәй буена җыелган чүп-чарны җыештырачак.
«Чара кысаларында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча комплекслы эш башкарылачак, шул исәптән каты коммуналь калдыклар җыелачак һәм чыгарылачак, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылачак, шулай ук аншлаглар, мәгълүмат щитлары һәм урманда ял итү урыннары ремонтланачак», - дип сөйләде Татарстан урман хуҗалыгы министры.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең 14 апрельдән 14 июньгә кадәр узган язгы этабы нәтиҗәләре буенча урманнардан 370 кубометр чүп-чар һәм 1 мең кубометрга якын коры-сары җыеп алынды
Фото: «Татар-информ»
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең 14 апрельдән 14 июньгә кадәр узган язгы этабы нәтиҗәләре буенча урманнардан 370 кубометр чүп-чар һәм 1 мең кубометрга якын коры-сары җыеп алынды. Акциядә 10 мең кеше катнашты.
«Урманнарда чүплекләр җыелу – бик зур проблема. Без көн саен, бигрәк тә кар эрегәч, проблеманы хәл итү өчен чаралар күрәбез. Соңгы елларда фотокапкыннар сатып алабыз, аларның санын арттырырга уйлыйбыз. Ясалма фәһемгә килгәндә, хәзерге вакытта мониторинглауның төрле мөмкинлекләрен һәм ысулларын карыйбыз», - диде Кузюров.
Чүп-чар булмасын өчен кешеләр белән даими профилактик эш алып бару мөһим.
«Ситуация бик куркыныч, урманнар чүп-чарга баткан дип әйтеп булмый, бу алай түгел. Тәртип бозучыны таба алмаган очракта йөкләнеш арта – чүплекне үзебез җыештырабыз. Әдәпсез кешене бернинди җайланма да туктата алмый. Без барыбыз да моны эшләргә ярамаганын аңларга тиеш, шул очракта гына нәтиҗә булачак», - дип йомгаклады сүзен Равил Кузюров.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ».