Татьяна Голикова: Россиядә яшәүчеләрнең 120 яшькә кадәр яшәү потенциалы бар
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе озак яшәү өчен зур потенциалга ия, хәтта 120 яшькә кадәр. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова «Сәламәт озын гомер медицинасы өчен» төбәк хәрәкәте стартына багышланган матбугат конференциясендә белдерде. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, төрле кешеләрнең картаю темплары төрлечә: кайберләре тизрәк картая, икенчеләре акрынрак, һәм нәкъ менә соңгыларының инде хәзер үк 100-120 яшькә кадәр яшәү мөмкинлеге бар.
Голикова сүзләренчә, хөкүмәтнең төп бурычы – гражданнарның гомер озынлыгын, шул исәптән сәламәт гомер озынлыгын арттыру.