Казанда Апаков керемле йортын мәдәни мирас реестрына кертергә тәкъдим иттеләр
Казанның Горький урамы, 26 адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Ибраһим Апаковның керемле йортын төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары дәүләт реестрына кертергә мөмкиннәр. Бу хакта боерык коррупциягә каршы экспертизаны үтә.
Элегрәк бинаны элиталы торак комплекс өчен төзекләндереп корырга планлаштырылган булган.
Керемле йорт 1912 елда архитектор Василий Трифонов проекты буенча төзелгән. Ул «И.А.Сурин керемле йорты комплексы» (күбрәк «Дом с подсолнухами» исеме астында танылган) архитектура ансамбле өлеше булып тора. Бинаның беренчел кыяфәте тулысынча диярлек саклап калынган.
Йорт архитектурасы узган гасыр башындагы шәһәр төзелешенә хас: һәр катында икешәр фатирлы өч катлы корпус. Һәр фатир ике зонага бүленгән. Беренче өлештә прихожая, Горький урамына чыга торган тәрәзәле кунак бүлмәсе, кабинет булган, икенче өлештә – йокы бүлмәләре, хуҗалык кирәк-яраклары бүлмәләре, ванна, кладовая, хезмәтче бүлмәсе һәм аерым чыгу ишеге булган кухня.
Оригиналь интерьер детальләре бинаның сәнгати кыйммәтен тәшкил итә. Алар арасында модерн стилендәге биек ишекләр, паркет идәннәр, парад бүлмәләренең бай бизәлешле булуы игътибарга лаек. Баскычларның металл тоткалары да үсемлек орнаментлары рәвешендә бизәлгән.