Ноябрьдә Татарстан халкының 12 ял көне булачак
Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче Татарстан халкының ноябрьдә 12 ял көне булачак.
Көзнең соңгы ае башында озын ял көннәре көтә - 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Шул ук вакытта ноябрьнең беренче шимбәсе, өстәмә ял көнен күчерү сәбәпле, эш көне булачак.
Моннан тыш, Татарстанда 6 ноябрь - бәйрәм ял көне. Бу көнне республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Ноябрьдә тагын сигез ял көне шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә.
Шулай ук көзнең соңгы аенда ике эш көне – 1 һәм 5 ноябрь кыскартылачак, чөнки алар бәйрәм алды көннәре.