Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка Чечня Республикасы Герое исеме бирелгән
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка Чечня Республикасы Герое исеме бирелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Чечня Республикасы Героеның алтын йолдызы» медален аңа Чечняның Хөкүмәт рәисе Магомед Даудов тапшырган.
Даудов сүзләренчә, исем бирү турында карар Әхмәт-Хаҗи командасы тәкъдиме белән кабул ителгән.
Указ нигезендә, Рамзан Кадыйров бу бүләккә ил каршындагы казанышлары, халкына тугрылыгы, шәхси батырлыгы, Чечня Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә күпьеллык фидякарь хезмәте өчен лаек булган.