«Ак Барс» хоккейчылары һәр периодта берәр алка кертеп җиңде
«Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Автомобилист» командасын отты. Уен Казанда узды.
Беренче периодның унберенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0).
Икенче периодта «Ак Барс»ка өч тапкыр күпчелектә калып уйнарга туры килде, икесендә исәп үзгәрмәде. Өченче күпчелек вакытында, периодның уналтынчы минутында Григорий Денисенко гол кертә алды (2:0).
Өченче периодның тугызынчы минутында «Амур» һөҗүмчесе Олег Ли гол кертте (2:1). Период ахырында «Амур» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды һәм шул вакытта Кирилл Семёнов алканы Хабаровск командасының буш капкасына кертте (3:1).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Барабанов – Хмелевский – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Денисенко – Сафонов – Биро, Фальковский – Ст.Терехов;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Жулин).
«Амур»
- Дорожко (Кобозев);
- Броадхёрст – Гальченюк – Лихачёв, Евсеев – Мищенко;
- Ли – Коротких – Заседа, Балдаев – Воронков;
- Слепец – Гыйздәтуллин – Петьков, Дыбленко – Соловьёв;
- Ураков – Грачёв – Талалуев.
«Ак Барс»ның киләсе уены 7 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» – «Барыс» матчы Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.