Полиция хезмәткәрләре Казандагы Черек күл янындагы бина түбәсенә менгән яшүсмерне эзли
Бүген социаль челтәрләрдә яшүсмер Казанның Вахитов районында «Черек күл» паркы янындагы биналарның берсенең шпиленә менгән кадрлар пәйда булды.
«Татар-информ» га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Япеев» полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.