Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Яңа исем» проекты катнашучылары Кукмара районына сәяхәт кылды

7 октябрьдә «Яңа исем» проекты остазлары һәм катнашучылары Кукмара районына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Бу сәфәрнең максаты — яшь иҗатчыларны төрле төбәкнең тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыру, милли үзаңны баету, иҗат өчен илһам алу иде. Бу хакта «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.

Сәфәр Мәчкәрә авылында башланып китте. Катнашучыларны җылы каршы алган авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов Мәчкәрәнең бай рухи мирасы турында сөйләде.

Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте

Беренче тукталыш Мәчкәрә авыл мәчетендә булды. Бу тарихи мәчет — авыл халкының иман нуры, күп буыннар дәвамында белем һәм тәрбия үзәге булып торган урын. Биредә катнашучыларга дин һәм мәдәниятнең татар халкы тормышында тоткан урыны, бай тарихы турында сөйләнде, яшь буынның рухи тәрбиясенә игътибар ителде.

Алга таба катнашучылар Мәчкәрә зиратында булдылар, биредә җирләнгән шәхесләр рухына дога кылдылар. Бу изге урын - авыл тарихының ядкаре. «Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе җирләнгән», – диде Мөнир хәзрәт Йосыпов. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе һ.б. җирләнгән. Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм шул авылның борынгы таш мәчетләре дә шушы нәсел белән бәйле. Мәчкәрә мәктәбендә 1960 елларда төзелгән әлеге нәсел шәҗәрәсен галим Марсель Әхмәтҗанов «Ишман шәҗәрәсе» исеме белән китап бастырып чыгарган. Анда барлыгы 16-17 буын.

Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте

Киләсе тукталыш Рөстәм Үтәмишев исемендәге Мәчкәрә мәктәп-интернаты музеенда булды. Биредә яшь иҗатчылар татар халкының күренекле шәхесләре, авыл тарихы һәм аның танылган чыгышлары турында кызыклы мәгълүматлар алды. Экспозициядә мәгърифәтчелек хәрәкәте, авылның күренекле укытучылары һәм фидакарь хезмәт ияләре турында экспонатлар урын алган.

Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте

Сәфәрнең икенче өлеше Кукмара шәһәрендә дәвам итте. Делегацияне Кукмара районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев каршы алды. Яшьләр иң элек Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә алар районның үсеш тарихы, борынгы һөнәрчелек, сугыш һәм хезмәт батырлары турында экспонатлар белән таныштылар. Экскурсоводлар Кукмара халкының тырышлыгы, осталыгы һәм мәдәни байлыгы турында сөйләде. Проект катнашучылары аеруча борынгы кул эшләнмәләренә, чигелгән милли киемнәргә һәм Кукмара төбәгенең сәнгать осталары иҗатына кызыксыну белдерделәр. Аерым алганда, рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның әсәрләре белән танышу, авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булды.

Сәфәр ахырында кунаклар «Кукмара итекләре» кибетенә юнәлделәр. Биредә алар милли кул эшчәнлегенең данлыклы юнәлеше — итекләр белән таныштылар.

Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте

«Яңа исем» проекты катнашучылары өчен бу сәфәр гадәти экскурсия генә түгел, ә милли тамырлар белән танышу булды. Катнашучылар фикеренчә, мондый сәфәрләр иҗат өчен бай илһам чыганагы булып тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России