Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Композитор, шагыйрә Наилә Яхинаның юбилей кичәсе: Сез яшь буын өчен чын үрнәк!

6 сентябрьдә Язучылар берлеге бинасында композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхинаның юбилей кичәсе узды.

Бәйрәмгә шагыйрәнең иҗади дуслары, тугры тамашачылары җыелган иде. Чарада Наилә Яхина үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен сөйләде һәм яшьлектәге хатирәләре белән уртаклашты.

«Иҗат юлым Казанда башланды. Казанга килгәч, сәнгать кешеләре белән таныштым, шигырьләр яза башладым. Башкортстанда яшәгәндә тәрҗемә белән генә шөгыльләнә идем. Казанга килгәч Луиза Батыр-Болгари белән очраштык, ул миңа: «Менә бер көем ята, язып китерәләр, шигыре рифмага туры килми», – ди. Мин шунда шаярып кына: «Әйдә, мин язып бирәм», – дидем. Ул тыңлады да: «Син бит чын шагыйрә, шул кирәк иде», – диде. Шуннан соң ныклап шигырьләр яза башладым, алар һәр көн туып торды», – дип искә алды ул иҗат башын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Соңыннан телевидениега урнаштым, җыентык чыгару турында уйлаганым да юк иде. Шигырьләремне күтәреп язучылар берлегенә бардым. Асия Юнысова каршы алды, Зөлфәткә барып карагыз, ди. Кердем, карады да – «Сеңлем, сез чын шагыйрә!», – диде. Берничә шигыремне шул айны ук газетада бастырдылар. Зөлфәт мине һәрвакыт канатландырып торды. Ул вафат булганнан соң да аның шигырьләренә бик күп җырлар яздым», – дип искә алды ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Иҗат чишмәгез саекмасын»

Наилә Яхинаны юбилей кичәсе белән котларга килүчеләр арасында Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ильяс Фәрхуллин да бар иде, ул шагыйрәгә якты теләкләрен җиткерде.

«Наилә апаның юбилей кичәсен оештыру күңелдә аерым истәлек булып калачак, ул һәр көн кояш кебек елмаеп килеп керде. Наилә апа әдәбиятны гына түгел, җыр сәнгатен дә үстерүгә зур өлеш керткән һәм әлеге эшне бүген дә дәвам итүче шәхесләрнең берсе. Алга таба шулай дәвам итсен, иҗат чишмәгез саекмасын, озак еллар милләтебезгә хезмәт итәргә язсын!», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сезнең тапшыруларыгыз яшь буын өчен үрнәк»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов Наилә Яхинаның тапшырулары бүгенге көндә журналистикада үрнәк булуын ассызыклап үтте.

«Наилә апаны без якын итәбез, яратабыз, аның тапшыруларында һәрвакыт бик матур фикерләр җиткерелә. Тумышы белән ул Башкортстанның Тәтешле районыннан, бу район татар мәдәниятенә бик күп шәхесләр бүләк иткән төбәк, Наилә ханым – шуларның берсе. Сау-сәламәт булыгыз, озак еллар бергә-бергә иҗат итәргә язсын. Сез үзегез, сезнең тапшыруларыгыз яшь буын өчен чын үрнәк», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Беркемне дә кабатламадым»

Наилә Яхина «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшли башлаган вакытны искә алды.

«Телевидениега мин бер дә уйламаган җирдән килеп кердем, мине котырттылар, бер композитор – «Татарча белгән музыкаль редактор кирәк, барып кара әле», – диде. Музыкаль тапшырулар алып барырга кешеләр эзли иделәр. Алдылар, беренче көнне үк эш куштылар. Урып-җыю эшләре бара иде, игенчеләргә багышланган җырларны тупларга куштылар, югалып калдым инде», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«1990 елларда Казанга килгәч, минем бер әйберем дә юк иде. Телевизор гына түгел, ятып йокларга карават та, өстәл дә юк иде, коммуналкада тәрәзә төбендә ашый идем. Шуңа күрә мин беркемне дә кабатламадым, чөнки минем бернинди тапшырулар да караганым юк иде. Шулай да эшләп киттем», – дип искә алды ул.

Наилә Яхинаны телевидениедә бергә эшләгән хезмәттәшләре дә котлады. «Татарстан» телевидениесе дикторы һәм журналисты Флюра Абдуллина дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгән елларын алтын дәвер дип атады.

«Безнең телевидениедә эшләгән чор – алтын дәвер. Ул вакытта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе иде ул. Анда бөтен татар зыялылары чакырып кына түгел, күңелләре бушаган вакытта киләләр иде. Язучылар, композиторлар барысы да татар мәйданына җыелалар иде. Безгә шундый бөек шәхесләр белән эшләргә насыйп булды, бик бәхетле буын идек без. Һәрвакыт милләт өчен янып эшләдек, бергә, бердәм булдык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Наилә Яхина — Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шигырь җыентыклары авторы. «Тәртип» радиосында «Кабатланмас моңнар» тапшыруын алып бара. Телевидениедә алып баручы булып эшли. Аның сүзләренә һәм көенә язылган җырларны танылган артистлар башкара.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России