Казанда Россия-Һиндстан сәламәтлек үзәге төзергә тәкъдим иттеләр
ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстанда Россия-Һиндстан сәламәтлек үзәге төзергә тәкъдим иттеләр. Мондый идеяне «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының эшлекле иртәнге ашында AYUSH министрлыгы (Һиндстан хөкүмәтенең мәгариф, тикшеренүләр һәм традицион медицина системаларын таратуны үстерү өчен җавап бирүче министрлыгы) секретаре Раджеш Кумар Котеча белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Тәкъдимнәрнең берсе – Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү. Һиндстанда мондагы базарга чыгарга теләүче эшмәкәрләр күп. Алар Казанда сәламәтлек үзәге ача алыр иде. Бу искиткеч инициатива – spa-үзәге булган тулы бер курорт», - диде ул.
Моннан тыш, Һиндстан түрәсе Казанда традицион Һинд медицинасын үстерү буенча эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.
«Без бу юнәлештә Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итәргә телибез: без бергәләп бу өлкәдә клиник тикшеренүләр үткәрә алачакбыз. Бу фән өлкәсенә өлеш кертәчәк һәм Һиндстанның традицион медицинасына карашны үзгәртәчәк. Монда зур икътисади потенциал да бар», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Һиндстан бизнесменнарын Татарстанны игътибар белән өйрәнергә чакырды һәм республика Һиндстан бизнесын Россия базарына чыгару ноктасы булырга әзер, дип билгеләде.
«Без ярдәм итәргә әзер», - диде ТР Рәисе.