Сочида Бөтенроссия тариф конференциясе уза
7 октябрьдә Сочида Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Бөтенроссия тариф конференциясе башланды. Анда федераль һәм төбәк хакимият органнары катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм озак сроклы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре карала.
Чараны Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский ачып җибәрде. Ул тариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Торак-коммуналь хуҗалыкка – инвестицион программаларны үстерүгә, концессияләрне киңәйтүгә һәм проектларны гамәлгә ашыруга контрольне көчәйтүгә аерым игътибар бирелде.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Тарифларны җайга салу өлкәсендә намуслы хезмәт өчен» билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский тапшырды.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев инвестицион программаларны гамәлгә ашыруда төбәкләрнең уңышларын билгеләп үтте һәм Татарстанның 2024 елда коммуналь тармакка җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча лидер 11 төбәк арасына керүен ассызыклады.