Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак
2025 елның 25 октябрендә «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак. Фәнни җыелыш «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» темасына багышлана, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Форумны «Әхмәдзәки» мәчете, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге коммерцияле автоном оешмасы» һәм «Игелек маягы» хәйрия фонды белән берлектә оештыра.
Форум татар дини мирасын, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен популярлаштыруга мөһим урын бирә. Бу аның традицион ислам нигезләрен саклап калуга һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертүе белән аңлатыла. Ул – хәзерге заманның күренекле мөселман дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес.
Чара 25 октябрьдә «Әхмәдзәки» мәчетенең конференц-залында ачыла, диелә хәбәрдә.