Казанда кондуктор укучыларны юл өчен түләмәгәнгә төшереп калдырган
Казанның Вахитов районы прокуратурасы ике балигъ булмаган баланы автобустан законсыз чыгарып җибәрү очрагы турындагы мәгълүматны тикшергән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 30 сентябрьдә ике укучы дәресләрдән соң өйләренә юл тоткан. 35нче номерлы маршрут автобусының кондукторы балаларны юл өчен түләмәгәнгә киләсе тукталышта автобустан чыгарып җибәргән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәргә хокук бозуларны бетерүне таләп итү турында күрсәтмә юлланган. Шулай ук 16 яше тулмаган балигъ булмаган балаларны мәҗбүри төшереп калдыру маддәсе нигезендә административ хокук бозу турында эш ачылган.