Якутиядә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Саха (Якутия) Республикасында Татарстанның Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов һәм Саха (Якутия) Республикасының «Туган як» татар мәдәни үзәге рәисе Игорь Хәлилов җитәкчелегендәге делегация Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күренекле шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә аерым урын алып тора. Чарада катнашучылар әсәрләре белән яңа буыннарны рухландыручы геройлар турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.