Казанда Спорт сараеның боз аренасында ремонт эшләре төгәлләнде
Фото: gisu.tatarstan.ru
Татарстан башкаласында Спорт сараеның боз аренасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ремонт барышында төзүчеләр хоккей тартмасын һәм боксларны сүткән, терәк диварын төзекләндерделәр, бокс подиумнарын һәм коллектор каналын ныгыткан. Моннан тыш, аренада яңа хоккей борты монтажланган һәм заманча су әзерләү станциясе урнаштырылган.
Спорт сарае Казанда 1966 елда ачылган. 2005 елга кадәр аның боз аренасы «Ак Барс» хоккей клубы мәйданчыгы иде. Нәкъ менә шушы бозда 1997-1998 елгы сезонда Казан командасы беренче тапкыр Россия чемпионы булды.