Казан аэропортының яңа терминалын 2026 елның 30 августында ачарга планлаштыралар
Киләсе елда Казанда халыкара аэропортның яңа терминалы ачылачак, ул 6 млн пассажирга исәпләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
«Бүген бездә билгеле бер кыенлыклар – безнең проект 2,5 миллионга исәпләнгән иде, ә пассажирлар инде хәзер биш миллионнан артык. Ел нәтиҗәләре буенча 5,3-5,4 млн булачак», – дип белдерде Миңнеханов.
Төзелешне тәмамлау һәм объектны киләсе елның 30 августына тапшыру планлаштырыла, дип өстәде ул.