Миңнеханов Чаллының 2026 елгы юбилее турында: Бәйрәмне лаеклы дәрәҗәдә үткәрәчәкбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясе барышында Чаллы шәһәре халкының видеосоравына җавап бирде. Шәһәрлеләр автошәһәрнең 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан нинди чаралар каралган булуы белән кызыксынды.
«Безнең махсус чаралар планыбыз бар. Күп кенә объектларда ремонт эшләре бара. Ел ахырында без өч эре объект өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирдек. Чаллы барлык республика программалары буенча да финанслау ала», – дип аңлатма бирде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәһәрдә рекордлы санда мәктәпләр салына. Шул ук вакытта әле һаман игътибар таләп итүче объектлар да бар.
«Федераль үзәк ярдәменнән башка гына хәл итүе кыен булган бер мәсьәлә бар. Бу – бишенче хастаханә төзелеше. Без аны юбилей программасына кертергә тырыштык. Бәйрәм чараларын дәвам итәчәкбез һәм бу бурычны да үтәргә тырышырбыз. Чаллы шәһәре дә, «КАМАЗ» да һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә булачагын сизәрсез», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.