Венесуэла вице-президенты халыкны илнең суверенитетын яклау өчен мобилизациягә чакырды
Венесуэланың башкарма вице-президенты Делси Родригес гражданнарны республиканың суверенитетын һәм табигый байлыкларын якларга чакырды. «Telesur» телеканалы эфирында чыгыш ясаганда, ул милли бердәмлек шартларында гомуми мобилизация кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, халык табигый ресурсларны гына түгел, ә тышкы диктаттан һәм илне кемнеңдер колониясенә әйләндерүдән сакларга, шулай итеп бәйсезлеккә һәм ирекле киләчәккә хокукны саклап калырга тиеш.
Родригес хәбәр иткәнчә, рәсми Каракас Президент Николас Мадуроның хәзерге вакытта кайда булуы турында мәгълүматка ия түгел. Ул Кушма Штатлардан Венесуэла лидерының исән булуын дәлилләүне таләп итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Конституциясе нигезендә, дәүләт башлыгы булмаса, аның вәкаләтләре башкарма вице-президентка күчә.