Татарстан төбәк юлларында 400 кар чистарту машинасы эшли
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 400 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Төнлә юлларны 257 берәмлек техника чистарткан. Тәүлек дәвамында 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы, 270 тонна тоз һәм 15 тонна тоз эремәсе сарыф ителгән.
Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектларында, шулай ук елга аша күперләрдә һәлакәтләр теркәлмәгән.
«Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак. Төнлә кайбер районнарда җиңелчә буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр тизлек белән исәчәк. Максималь температура көндез -3..-8 градус була. Юлларда бозлавык. Игътибарлы булыгыз», - диделәр ведомствода.
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр булган очракта, татарстанлыларга (843) 291-91-91 телефонына министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшли торган оператив хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.