«Арча-арена» боз аренасында боз әкияте күрсәтелде
Яңа ел каникуллары көннәрендә «Арча-арена» боз сараенда тамашачыларга «Салкын йөрәк» («Холодное сердце») мультфильмы мотивлары буенча куелган боз шоуы тәкъдим ителде. Мавыктыргыч тамаша балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм бүләге булды, ә залда чын әкият рухы хөкем сөрде, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».
Шоуның төп геройлары — фигуралы шуу түгәрәгенә йөрүче яшь спортчылар. Алар өчен бу чыгыш гади генә тамаша түгел, ә зур дулкынлану һәм тырышлык таләп иткән мөһим вакыйга булды. Куелышта түгәрәккә йөрүче барлык балалар да катнашты, һәркайсы үзен зур боз тарихының бер өлеше итеп тоя алды.
Фигуралы шуу буенча тренер Дарья Корбанова сүзләренчә, мондый шоу кую — аның күптәнге хыялы булган. Куелышның сценариен да, костюмнарның эскизларын да ул үзе әзерләгән. Әлеге эштә балаларның ата-аналары да актив ярдәм күрсәткән.
Боз шоуы ике ай дәвамында әзерләнгән. Атнасына берничә тапкыр узган репетицияләргә балалар зур теләк белән йөргән, үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышкан.
Тамашачылар яшь фигурачыларның чыгышын бик җылы кабул итте. Балалар өчен бу көн чын бәйрәм булды.
«Арча-арена»да узган боз шоуы тагын бер кат хыял, ата-аналар ярдәме һәм үз эшеңә мәхәббәт булганда, кечкенә спортчылар да зур әкият тудырырга сәләтле булуын исбатлады, диелә хәбәрдә.