Матюшино трактында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек пассажир үлгән
Лаеш районының Усад һәм Комлы Кавал авыллары арасында өч автомобиль катнашында авария булган.
Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә иткән 20 яшьлек йөртүче, Боровое Матюшино бистәсе ягыннан барганда, идарәне югалткан. Машина башта юл кырыендагы киртәгә бәрелгән, шуннан соң Toyota Land Cruiser һәм Range Rover машиналары белән бәрелешкән.
Юл‑транспорт һәлакәтендә Volkswagen автомобиленең арткы утыргычында булган 19 яшьлек пассажир һәлак булган. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.